news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе делегациясе Мари Элдагы хәрби частьта булып кайтты

Алар солдатларның хезмәт итү шартлары белән танышып кайттылар.

(Әгерҗе, 14 декабрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, район хәрби комиссары Илгиз Галиев һәм үзешчән артистларыбыз, Мари Иле республикасының Сурок бистәсендәге хәрби частьта булып, солдатларның хезмәт итү шартлары белән танышып кайттылар, дип яза җирле басма.

–Соңгы елларда район нәкъ менә әлеге хәрби частька шефлык күрсәтә. Ә быелгы очрашуыбыз ТРда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская тәкъдиме белән оештырылды. Ул, хәрби частьларга барып, анда “Татар кухнясы көне“н оештыруны бурыч итеп куйган иде. Нәкъ шул максаттан без дә милли ризыкларыбыз чәкчәк, вак бәлешләр алып солдатлар янына киттек, – ди Илгиз Галиев.

Әгерҗе районы егетләре әлеге частьта бик еш хезмәт итсәләр дә, бу чакырылышта алар анда эләкмәгәннәр. Район делегациясен часть командиры – подполковник Михаил Савин каршы алган. Аннан кунакларга часть буйлап экскурсия оештырганнар, солдатларның яшәү рәвешен күрсәткәннәр. Райондашларыбызга солдатлар белән бергә төшке аш белән сыйлану бәхете дә елмайган. Егетләр Әгерҗе күчтәнәчләреннән дә авыз иткәннәр.

–Солдатлар бик яхшы шартларда яшиләр. Без аралашкан Мамадыш, Лаеш, Әлмәт, Түбән Кама егетләре армия тормышыннан бик канәгать булуларын әйттеләр. Таләпләр катгый булса да, сынатмыйбыз, диделәр. Якташыбыз – Кичкетаңнан Илдар Минһаҗев биредә прапорщик булып хезмәт итә. Безгә аның белән аралашу бәхете дә елмайды. Якташларга кайнар сәламнәрен юллады ул, – ди Илгиз Наилевич.

Соңыннан артистларыбыз Наил Таҗиев, Елена Скворцова, Ләйсән Тимуршина солдатларга иң матур, дәртле җырларын бүләк иткәннәр. Михаил Савин солдатлар тормышын җанландырып, аны бизәп җибәргәннәре өчен әгерҗелеләргә тирән рәхмәтен дә җиткергән, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100