Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе чаңгычылары Красноуфимскидан җиңү яулап кайтты
Әгерҗе районы белән Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәр округы арасында сәүдә-икътисад, спорт һәм башка өлкәләрдә килешү төзелде.
(Әгерҗе, 6 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Әгерҗе чаңгычылары Красноуфимскидан җиңү яулап кайтты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әгерҗе районы белән Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәр округы арасында сәүдә-икътисад, фән-техника, социаль-мәдәният, спорт һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү буенча Килешү төзелгән иде. Килешүне Əгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров һәм Свердловск өлкәсе Красноуфимск шәһәр округы башлыгы Вадим Артемевских имзаладылар.
Әлеге Килешү кысаларында һәм ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Евгений Грошев кулы астында шөгыльләнүче 2010-2011 елгы “Спутник” хоккейчылары Красноуфимскида “Ак Барс” хоккей командасы призына узган уеннарда катнаштылар.
Турнирда Әгерҗенең яшь спортчылары белән белән беррәттән Пермь крае, Свердловск һәм Чиләбе өлкәсе командалары да чыгыш ясады.
Соңгы уенда Евгений Грошев шәкертләре, көндәшләре – Пермь краеның Кунгур шәһәреннән килгән “Ермак” командасын 8:1 исәбе белән тар-мар итеп, җиңү яуладылар.
“Спутник” командасына Кубок, Диплом, медальләр тапшырылды. “Ак Барс” хоккейчылары үзләренең командалары футболкаларын бүләк иттеләр. Ярышта “Спутник” хоккейчысы Данил Грошев “Иң яхшы уенчы” дип танылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз