Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе чаңгычылары Ижевскида Халыкара чаңгы марафонында катнашты
Ижевскида - Удмуртиядә туып-үскән, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы булган Галина Кулакова исемендәге беренче Халыкара чаңгы марафоны узды.
(Әгерҗе, 26 декабрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе чаңгычылары Ижевскида Халыкара чаңгы марафонында катнашты. Монда Удмуртиядә туып-үскән, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы булган Галина Кулакова исемендәге беренче Халыкара чаңгы марафоны узды.
Удмуртия башкаласына Татарстан, Башкортстаннан, Свердловск өлкәсеннән, Пермь краеннан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан 8-70 яшьлек барлыгы 750 спорт сөюче килгән иде. Алар, яшь категорияләренә карап, 2 чакрымнан 50 чакрымга кадәр дистанцияне уздылар.
Марафонда Удмуртиянең көчле чаңгычылары Дмитрий Япаров, Константин Главастких, Александр Уткин, Иван Черезов та катнашты. Галина Кулакова, катнашучыларны сәламләп, чаңгы спортының елдан-ел популярлаша баруына сөенүен белдерде.
Әлеге марафон Әгерҗе чаңгычыларының стартка чыгуы белән дә истәлекле булачак. Кам.Ключ кызы, 10 яшьлек Аделя Семенова 88 көндәше белән ике чакрымга узышты. Ул, дистанцияне 10 минут 30 секундта узып, финишка җиденче булып килде.
300 спорт сөюче 50 чакрымга узышкан дистанциядә Бима мәктәбе директоры Эдуард Михайлов та сыналды. Әлеге дистанцияне 2 сәгать 49 минутта узып, ул финиш сызыгын тугызынчы булып кисеп чыкты. Әгерҗедән чаңгычы Алексей Семенов та, марафонда катнашып, 10 чакрым араны узды.
Күләгәш егете Александр Васильев үзен эстафетада сынады. Александр һәм аның командасындагы ике спортчы җиңү яулап, пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр.
Марафонда катнашкан һәр спортчыга истәлек медальләре тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз