news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе чаңгычылары, егерме чакрымлы дистанцияне узып, пьедесталга күтәрелгән

Түбән Камада узган марафон республиканың төрле шәһәр-районнарыннан 150 спортчыны җыйды.

Әгерҗе чаңгычылары, егерме чакрымлы дистанцияне узып, пьедесталга күтәрелгән
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 20 март, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Чаңгы сезоны ябылырга санаулы гына көннәр калганда спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләргә үзләрен тагын бер мавыктыргыч ярышта күрсәтү мөмкинлеге туды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Түбән Камада узган марафон республиканың төрле шәһәр-районнарыннан 150 спортчыны җыйды. Районның балалар-яшүсмерләр мәктәбе чаңгычылары да 10, 20 чакрымлы дистанциядә көчләрен сынадылар һәм сынатмадылар.

10 чакрымга узышкан Зинаида Николаева – беренче, Альбина Иванова – дүртенче, Айдар Мөхәммәтзакиров – җиденче, Константин Субаев унынчы урыннарны алдылар.

20 чакрымлы дистанцияне узган Богдан Павлов финиш сызыгын беренче булып кисеп чыкты. Максим Бочкарев та финишка өченче булып килде. Шулай итеп, әлеге дистанциядә ике спортчыбыз пьедесталга күтәрелде.

30 чакрымга узышкан ир-егетләрдән Бимадан Анатолий Дмитриев – бишенче, Пеләмештән Эдуард Михайлов алтынчы урыннарны алдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100