news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе чаңгычылары дәрәҗәле бәйгедә өченче урын яулады

Бәйгедә барлыгы 400 спортчы катнашты.

Әгерҗе чаңгычылары дәрәҗәле бәйгедә өченче урын яулады
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 23 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Әгерҗе районы чаңгычылары Чаллыда СССРның атказанган спорт мастеры И.Утробин призына узган чаңгы ярышларында катнашты. Алар призлы урынны алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чаңгычылар Богдан Павлов, Кирилл Семенов – җиденче, Зинаида Николаева – сигезенче, Ангелина Дедюхина унынчы урын алдылар. Нәтиҗәдә, Әгерҗе чаңгычылары команда буенча өченче урын яулады. Бәйгедә барлыгы 400 спортчы катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot