news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе чаңгычылар өч алтын медальгә лаек булдылар

Сарман районы Җәлил бистәсендә узган чаңгы буенча республика ярышларында 11 районнан спортчылар катнашты.

(Әгерҗе, 10 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Сарман районы Җәлил бистәсендә узган чаңгы буенча республика ярышларында 11 районнан спортчылар катнашты. Быелгы сезонда узган әлеге соңгы чаңгы ярышында Әгерҗе егет-кызлары да сынатмады, дип яза район газетасы.

Өч чакрым арага узышта Күләгәш мәктәбеннән Аделя Семеновага тиңнәр булмады. Шушы ук мәктәптән Зинаида Николаева да өч чакрым дистанциядә алтын медальгә ия булды. Бима мәктәбеннән Богдан Павлов тугыз чакрымга узышта беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Шулай итеп, район чаңгычылар өч алтын медальгә лаек булдылар. 

Күләгәш мәктәбеннән Александр Изергин – алтынчы, шушы ук мәктәптән Максим Бочкарев һәм Бимадан Роман Альматов финиш сызыгын уникенче булып кисеп чыктылар. Пеләмештән иң кечкенә катнашучы Кирилл Альматов унынчы булды.

36-49 яшьлекләрдән Пеләмештән Эдуард Михайлов – дүртенче, 50 яшьлекләрдән өлкәнрәкләр арасында Кам.Ключтан Владимир Семенов тугызынчы урын алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot