news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе баянчылары Казанда узган бәйрәмдә катнаштылар

Алар Диплом белән бүләкләнделәр.

(Әгерҗе, 30 август, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Бүген Әгерҗенең “Көмеш телле гармун“ ансамбле һәм мари авылларының танылган баянчылары башкалабыз Казанда Республика көненә багышланган бәйрәм чараларында катнаштылар, дип яза җирле басма.

Г.Камал театры каршындагы мәйданда узган “Уйнагыз, гармуннар“ фестивалендә Марат Муллахмәтов җитәкчелегендәге гармунчыларыбыз иң беренчеләрдән булып чыгыш ясадылар һәм Диплом белән бүләкләнделәр.

Аннан соң сәхнәне республикабызның төрле районнарыннан килгән биючеләр, гармунчылар, җырчылар кыздырды. Безнең мари авылларыннан барган Владимир Кибатов җитәкчелегендәге артистларыбыз гармуннарда уйнап, җырлап-биеп сәхнәдә ут уйнаттылар. Алар да Диплом белән бүләкләнделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot