news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе басуларына ашлама кертмичә уңыш алып булмый – Дилүс Гатауллин

Быел Әгерҗе районында гектарына 55 килограмм ашлама файдалану планлаштырыла.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанның Әгерҗе районы басуларына быел кимендә гектарына 50 килограммнан артык ашлама кертеләчәк. Аларның күп өлеше инде сатып алынган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин хәбәр итте.

“Әгерҗенең җирләре бик уңдырышлы түгел. Шуңа да ашлама кертмичә, без берничек тә уңыш ала алмыйбыз. Аның 700 тоннасы кайтартылды, тагын 1,2 мең тонна кайтартылачак. Бу “Ак Барс” оешмасы тарафыннан бирелгән өстәмә кулланылачак ашламалар. Шулай ук бюджеттан бирелгән акчаларга да ашламалар сатып алынды. “Ак Барс” Әгерҗегә килгәннән соң, без гектарыннан 24 центнер уңыш җыйдык. Бу тарихта булмаган хәл. Быел да шул күрсәткечләргә кире кайтырбыз дип уйлыйм”, – диде Дилүс Гатауллин.

Аның сүзләренчә, һәр гектарга кимендә 55 килограмм ашлама кертеләчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot