Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе авыл җирлекләре башкарма комитетлары белгечләре йөзү һәм чаңгыда йөрү буенча сынала
Әгерҗедә күп еллар дәвамында авыл җирлекләре арасында спартакиада уза.
(Әгерҗе, 19 гыйнвар, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә күп еллар дәвамында авыл җирлекләре арасында спартакиада уза. Ул үз эченә волейбол, җиңел атлетика, шашка-шахмат, бадминтон, аркан тарту, дартс һәм башка күптөрле ярышларны ала, дип яза район газетасы.
Быел спартакиада 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә башланачак. Бәйрәм көнне аны район җитәкчеләре белән берлектә тантаналы төстә ачу планлаштырыла.
Бу көнне авыл башлыклары дартс буенча осталыкларын күрсәтәләр. Волейбол уеннарына жирәбә дә сикертеләчәк. Соңгысы буенча ярышлар төрле авылларда уздырылачак, бер генә спорт залы да читтә калмаячак, диләр оештыручылар. Командалар көнгә бер генә уен күрсәтәләр һәм 25 очкога кадәр уйныйлар. Ир-егетләр бәйрәмендә кул көрәше, аркан тарту ярышларында физик яктан иң көчлеләрне һәм бердәм командаларны да ачыклыйлар. Гомумән, быел узачак спартакиадага ун ярыш төре кертелде. Яңа төрләр дә бар. Болар – авыл җирлекләре арасында чаңгы һәм йөзү буенча эстафеталар. Бу ярышларда авыл җирлекләре башкарма комитетлары белгечләре катнашу мәҗбүри булачак.
Спартакиада кысаларында авыл башлыклары өчен бадминтон уздыру да күздә тотыла. Спорт сөючеләр үзләрен шашка, шахматта да күрсәтә алалар. “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе“ ярышларында да гаиләләр актив катнашырлар дип көтелә. Спартакиадада авыллардан гына түгел, шәһәрдән дә бер команда сыналачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз