news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе авыл хезмәтчәннәре Казан һәм Чаллы ярминкәләрендә катнашты

Зур предприятиеләр генә түгел, шәхси хуҗалыклар да көтеп алалар ярминкәләрне.

(Әгерҗе, 27 октябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Әгерҗе районының авыл хезмәтчәннәре район үзәгендә генә түгел, Казанда һәм Чаллыда узган ярминкәләрдә дә бик теләп катнашалар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Без Казанның Авиатөзелеш районында сәүдә иттек. Сатып алучыларга яшелчә, сөт һәм сөт ризыклары, ашлык тәкъдим иттек. Бик яратып алдылар продукциябезне. Сату уңышлы баргач, без дә канәгать кайттык",– ди “Агрохимсервис“ ширкәте хисапчысы ВалентинаГатауллина.

Һәр елдагыча, ширкәт хезмәтчәннәре сәүдә урыннарын бизәүгә дә зур игътибар биргәннәр. Район кулланучылар җәмгыяте дә  - ярминкәләрдә актив катнашучы предприятеләрнең берсе.

Зур предприятиеләр генә түгел, шәхси хуҗалыклар да көтеп алалар ярминкәләрне.

"Без Әгерҗедә узган ярминкәләрдә ит белән сәүдә итәбез. Үзебез тәрбияләп үстергән малкайларныкы булгач, итебез сыйфатлы. Шуңа халык та яратып ала", – ди Тирсәдән Рафинат Низамбиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100