news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе ата-аналары имтихан тапшырды

“Әти-әниләр БДИ тапшыра“ бөтенроссия акциясе кысаларында 2нче мәктәптә унбер ата-ана рус теленнән имтихан тапшырдылар.

(Әгерҗе, 23 февраль, "Татар-информ", “Әгерҗе хәбәрләре“, Дания Абзалиева). “Әти-әниләр БДИ тапшыра“ бөтенроссия акциясе кысаларында 2нче мәктәптә унбер ата-ана рус теленнән имтихан тапшырдылар, дип яза җирле басма.

Әти-әниләр арасында әлеге имтиханда үзләрен икенче тапкыр сынаучылар да бар иде. Әйтик, 1нче балалар бакчасы педагогы Налия Дәүләтшина узган ел да рус теленнән имтихан тапшырган булган.

–Үткән ел биремнәр җиңел түгел иде. Быел ничек булыр инде, – диде ул, бераз дулкынланып. Сүз уңаеннан: 1нче гимназиядә белем алучы кызлары Айгөл 11 сыйныфны тәмамлый быел.

–Бик тиздән бу урында алар утырыр. Ә хәзергә БДИга әзерләнәләр, – диде ул.

Имтихан тапшыручыларга мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина уңышлар теләде.

–Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары елның-елында рус теленнән имтиханны яхшы тапшыралар. Узган ел да күрсәткечләребез уртача республика күрсәткечләреннән югарырак булды. Сез дә сынатмассыз дип ышанам, – диде мәгариф бүлеге җитәкчесе.

Аннан ата-аналар металл җайланма аша узып сыйныф бүлмәсенә керделәр. Контроль-үлчәү материаллары алар алдында ачылып таратылганнан соң, әти-әниләр иң беренче чиратта бланклар тутырдылар. Аннан биремнәрне эшләүгә күчтеләр.

–Биремнәр алай катлаулы булды димәс идем. Шулай да бераз уйларга туры килде. Бигрәк тә икенче өлеше минем өчен авыррак булды. Анысында укылган текст буенча инша язарга кирәк иде. Тик гомуми нәтиҗә начар булыр дип уйламыйм. Нигездә, имтихан бирү миңа бик ошады. 9 сыйныфта укучы улыбыз Айдарга да шулай дип сөйләячәкмен. Белемең булган очракта бернинди куркынычы юк икән, – диде Аида Заитова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100