news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе активистлары елга ярларын чистартты

Акция 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Әгерҗе активистлары елга ярларын чистартты
Әгерҗе хәбәрләре

(Әгерҗе, 26 июль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗелеләр, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы игълан иткән “Чиста яр буе“ акциясенә кушылып, Әгерҗе елгасы ярларын чистартырга чыкты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район хакимияте белгечләре, Яшьләр парламенты егет-кызлары, “Кировское“ ТОСы активистлары иртәнге сәгатьләрдә үк Набережная урамы тирәсеннән агучы елга буйларын чүп-чардан арындырлдылар. Ир-егетләр агачларны кистеләр. Чүпләрне тракторга төяп түктеләр.
 
Әгерҗе елгасын акция барышында гына түгел, һәрдаим чистартып торуны Әгерҗе яшьләре үзләренә бурыч итеп куйганнар иде. Алар апрель ахырларында ук әлеге изге эшкә тотындылар. Һәм атна саен диярлек елганың төрле урыннарындагы яр буйларын тәртипкә китерде.
 
Акция 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100