Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Георгий Ковтун Татарстанның җыр һәм бию ансамбле белән спектакль куя
Санкт-Петербург режиссеры Идел буе Болгар дәүләте риваятьләренә нигезләнеп, “Изге бакча” дигән фәлсәфи-тарихи эксперименталь драма сәхнәләштерә.
(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ", Ольга Голыжбина). Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы белән Санкт-Петербург режиссеры Георгий Ковтун Идел буе Болгар дәүләте риваятьләренә нигезләнеп, “Изге бакча” спектаклен куя.
Бу куелышта 80нән артык артист катнаша, җырчылар, биючеләр, музыкантлар барысы да акробатика номерларын өйрәнә, үзләрен драма артисты ролендә сынап карый.
Ике бүлектән торачак спектакльнең эчтәлегендә борынгы Болгар тирәсендә алма бакчасы турындагы риваять тасвирлана. Бакча шәһәр белән бер вакытта юкка чыгарылган. Хан кызы әтисенең эшен дәвам итәргә омтылып, бакчаны яңадан торгызырга була, аңарга батыр егет ярдәмгә килә, һәм ул алмагач ботагын алып кайту өчен Ефәк юлы буйлап ерак сәяхәткә чыгып китә.
“Татар тамашачысы ансамбль артистларын сәхнәдә яңа яктан ачачак, - дип искәртте Георгий Ковтун Казанда беренче тапкыр оештырылган ачык репетициядә. - Ә спектакльнең төп идеясе – тереклекне бары тик тереклек кенә бирә ала дигән фикер. Кеше Туган иленә кайтып, тормышны торгызу өчен катлаулы, кырыс юл узарга тиеш".
Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хаметов сүзләренчә, бу куелышка махсус 500 костюм тегелгән, эскизларны Әсәл Исмәгыйлова ясаган. Музыка өчен композитор Радик Сәлимов җаваплы. Спектакльдә декорацияләр өчен 3D-технологияләр файдаланылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз