news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Георгий Ибушев: җыр өлкәсендә халыкның зәвыгы төште

Татар тамашачысы җырны, җырчыны бәяли белми ди, Татарстанның халык артисты.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Концерт карарга килгән халыкка да җиңел-җилпе әсәрләр кирәк. Җыр өлкәсендә халыкның зәвыгы төште. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә, Татарстанның халык артисты, җырчы Георгий Ибушев әйтте.

“Хәзерге иҗатчыларга Сара Садыйкованың иҗаты белән танышырга кирәк дип уйлыйм, – ди Георгий Ибушев. – Әгәр дә без ул иҗатны җуйсак, татар сәнгате гарип, ятим булып калчак. Бик кызганыч, бүгенге көндә чын-чынлап күңелгә үтеп керерлек җыр яза торган яшьләр юк. Языла, меңәрләгән җыр языла, аларның ни сүзе, ни көе юк. Бүген барысы да акчага бәйләнгән, көчләп кул чаптырып популярлашу заманы китте. Җырчы тирәсендә 10-15 кешенең сикереп йөрүе дә сәер. Тамашачының да күп өлеше җырны, җырчыны бәяли белми. Тамашачы җыр тыңлый белми, бу сүзне әйтергә курыкмыйм. Бу күренешкә күп “йолдызларыбыз” зур өлеш кертте. Йолдыз булсалар да, алар татарның җыр мәдәниятен тирәнгә тартып төшерде. “Үзгәреш җиле” проекты каян килеп чыккан? Үзгәртәләр, кая барабыз – белгән юк. Европага барабыз дип татар җырына бәйләнәләр. Мин үзем җырчы буларак куркуга калдым: Р.Яхин, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин, А.Монасыйпов һәм халык җырлары берсенә дә кагылалар! Аларга синең кагылырга хакың юк! “Үзгәреш җиле” ясап үзгәртергә телисең икән, акылың, талантың бар икән, үзең яз! Халык кабул итсә – шөкер, итмәсә – кирәгегез юк, димәк”!

Георгий Ибушев каләмле җырчы, аның шигырьләре республика матбугатында да дөнья күрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100