Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Георгий Ибушев Россиянең атказанган артисты исеменә лаек булды
Җырчы мактаулы исемгә сәнгатькә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен лаек булган.
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Ләйсән Вәлиева). 2019 елның 13 июнендә Россия Президенты Владимир Путин Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солист-вокалисты Георгий Ибушевка «Россия Федерациясенең атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирү турындагы Указга кул куйды.
Җырчы мактаулы исемгә сәнгатькә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен лаек булган.
Георгий Ибушев 1991 елда Татарстанның атказанган артисты, ә 2000 елда Татарстанның халык артисты исеменә лаек була. 2007 елда аның татар телендә “Рәхмәт сиңа, җыр” китабы дөнья күрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз