news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Георгий Ибушев Казанның 14 яше тулган яшь гражданнарына паспортлар тапшырачак

Тантана Татарстан Республикасы Милли музеенда булачак.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). 2020 елның 4 февралендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Мин – Россия гражданины! Мин – Татарстан баласы!» акциясе – Казанның 14 яше тулган яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узачак. Яшь гражданнар ил гражданины документын Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты – Георгий Мифодиевич Ибушев кулыннан алачак. Бу хакта ТР Милли музее хәбәр итә.

Георгий Ибушев белән аралашу яшь гражданнар өчен файдалы булачак, гражданлык позициясен формалаштыруда һәм яңа буын патриотизмын үстерүдә уңай чагылыш табачак, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot