news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Георгий Морадов: Кырым Россия төбәге булгач, руслар да, татарлар да үз гаиләсенә кайтты

Кырым Республикасы Министрлар советы рәисе урынбасары – Кырым Республикасының РФ Президенты каршындагы даими вәкиле Георгий Морадов «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышында ислам дөньясының барлык илләре дә Кырымны Россия Федерациясе төбәге итеп танымавын билгеләп узды. Ул барлык ислам дәүләтләре вәкилләренә референдум нәтиҗәсендә Кырымның Россиягә үз теләге белән кушылуын искәртте.

«Руслар да, татарлар да үз гаиләсенә кайтты. Руслар өчен дә, татарлар өчен дә Россиядән башка бүтән Ватан юк. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелегенә берничә тапкыр милли үзбилгеләнеш буенча хокукыбызны танысыннар дип мөрәҗәгать иттек. Без оккупацияләнмәгән, репрессияләргә дә дучар ителмәгән, гомумән, бу сәер яңгырый, абсурд», – диде.

Ул бу фикерләр ел да резолюциядә дә күренүен билгеләп үтте. Дөреслеккә туры килмәгән бу тезисларны кире кагырга тырышуларын әйтте. «Барлык илләр дә шуны аңласын иде, шуны җиткерүне сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте Георгий Морадов.

Кырым Россиягә кушылгач, ул ярымутрауда уңай үзгәрешләр булганын билгеләп узды. Кече халыкларны куу туктатылган, эчке инфраструктурага саллы акчалар кертелгән, җитәкче вазифаларда кешеләр алмашуы бетерелгән.

«Казанда – Россиянең иң эре шәһәрләренең берсендә – без үзебезне Татарстанның бер өлеше итеп тоябыз. Һәм ул юкка гына ислам дөньясы мәдәни башкаласы дип игълан ителмәгән. Россия һәм ислам дөньясы бер-берсенә тыгыз үрелгән. Ислам дөньясы күп гасырлар дәвамында күп милләтле җәмгыять һәм дәүләтнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Безнең илнең көч чыганагы – күп милләтлелектә, күп динлелектә», – диде Георгий Морадов.

Ул төрле милләт һәм дин вәкилләренең бер- берсенә толерант, түземле, аңлауга корылган мөнәсәбәтләрнең әһәмиятен билгеләп үтте. «Без бер-беребезне саклап, яклап яшибез», – дип басым ясап әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot