Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәрби хәбәрче Георгий Мамсуров: Позициядә төрле милләт кешеләре булса да, алар бердәм
Осетия һәм Алания батальонының махсус хәрби хәбәрчесе Георгий Мамсуров «ВСЕ СВОИ» телемарафонында махсус хәрби операциядәге вазгыять турында сөйләде.
«Анда шартлар төрле. Аерма һәр батальонның нинди бурычны үтәвендә. Мин, корреспондент буларак, гуманитар миссия белән килеп йөрим. Фронтка килүчеләр беркем дә үзебезнекеләрне ташлап калдырмый. Фронтта хәл уңай якка юнәлеш алды. Махсус хәрби операциядә ике тапкыр Татарстан егетләре белән кисешергә туры килде. Донецк һәм Луганск чигендә, мәсәлән», – диде ул.
Ул Татарстан егетләренең беренче сызыкта булуларын әйтте. «Аларның тәҗрибәсе бар, күренеп тора. Без аларга медикаментлар тапшырган идек. Икенче тапкыр бер көн элек Татарстан егетләрен күрдем. Позициядә төрле милләт кешеләре булса да, алар бердәм», – диде ул.
«Хәрби рухка теләктәшлек биреп торырга кирәк. Гуманитар, волонтерлык оешмалары бик җаваплы авыр хезмәт белән шөгыльләнә. Иң мөһиме – хәрбиләрнең уңышлары. Хәзерге вакытта күп кешедә ышану хисе барлыкка килде», – диде Георгий Мамсуров.
Мобилизация вакытында аның энесенә повестка килгән. «Шуңа күрә мин читтә кала алмыйм, дигән фикергә килдем. Без инде бер ел дәвамында үз бурычыбызны үтибез», – диде хәбәрче.
Телемарафон барышында контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырый.
Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз