Бүгенге көндә җырчылар бик күп. Татарстанда алар ничә йөздер, белмим. Меңгә хәтле дип тә әйтәләр. Җыр белән җыр һәм җырчы белән җырчы арасында зур аерма ята. Җырның бернәрсәгә дә ярамаганнары бар. Үзләре көен, сүзләрен язучы, үзләре үк башкаручылар да бар. Вакыт-вакыт кайберләрен «йөрмә инде» дип, сәхнәдән тибеп төшерәсе килә. Берөзлексез сикеренәләр. Җырга сикереп йөрергә кирәкми, җырны җырларга кирәк. Аның өчен тавыш кирәк. Тавышы һәм культура дәрәҗәсе җитешмәгәннәр үзләрен ничек тә булса күрсәтергә тырыша: маймылланалар, нәрсә генә эшләмиләр, кайчак косасы килә башлый, гафу итегез.
Идеаль җырчы нәрсә җырлаганын белергә, аның тавышы булырга тиеш. Тавышым булып кына җырчы булдым дип әйтеп булмый, кечкенә генә тавышлы җырчылар да бар, ләкин алар җиренә җиткереп, сине шулкадәр алдалап җырлый, авызыңны ачып тыңлап торасың. Тавышына чыдап булмый торган җырчылар да бар, алар кычкырып җырлый, ләкин бернинди мәгънә дә бирми. Идеаль җырчы – барыннан да алтын урталыкта бара. Ул нәрсә җырлаганын, тавышының матурлыгын, югары ноталарны алу һәм, гомумән, җырлау осталыгын яхшы белә. Андый җырчылар хәтта катлаулы әсәрләрдә дә профессиональ дәрәҗәләре буенча җырны алып бара алалар. Әгәр дә бөтен нәрсә идеаль булса, ул җанны, күңелне чистарта, елата.
Шунысы кызганыч: кешеләр күп вакытта моны аңламый. Халыкка өч тиенгә ярамаган такмак бир син. Милләт өчен дә, халык өчен дә бернәрсә дә бирми торган шушы җырның иң түбән төре безне басып китте. Ул безнең милләтебезнең җанын ашый. Хәтта кайбер аксакаллар да: «И, теләсә ничек җырласын, иң мөһиме – татарча булсын», – диләр. Әгәр шулайга китсәк, татарча сүгенә башласак, бездән бернәрсә дә калмас иде. Без пычрак дәүләт булыр идек. Җыр да нәкъ шулай ук.
Җыр кешене тәрбияләргә, кешене, милләтне, халыкны күтәрергә тиеш. Илдар Абдразаков, Альбина Шаһиморатовалар – милләтебезнең йөзек кашлары, безне бөтен дөньяга күрсәтәләр. Ә бездә гади җырчылар да үзләрен «йолдызга» саный, хәтта кайберләре исәнләшми дә. Нинди «йолдыз» ул? Лапас артына чыксаң, аның яктысы инде юк, ишек алдында гына. Әйе, аның үзенең тамашачысы бар. Кайбер тамашачылар: «Миңа өченче-алтынчы рәтләрдәге урыннар кирәк. Телевидение төшерсә, телевизордан күренәсең», – диләр. Әйе, ул матур киенеп килә, ләкин җыр тыңларга килми. Җырны тыңлаган кыяфәт чыгара. Сорый башласаң, бернәрсә дә юк. Менә шул куркыныч.
Икътисадсыз дәүләт була алмый, ләкин дәүләтнең икътисады булу өчен мәдәниятнең булуы мөһим. Культурасыз да дәүләт була алмый, ул эт оясына әйләнә. Безнең культурабыз никадәр зур, бөек, яхшы булса, татар халкын һәм Татарстанда яшәүче барлык халыкларны матур культурага өйрәтсәк, опера, романслар, яхшы җыр тыңларга өйрәтсәк, шул вакытта милләт үзенең күзен ача, карале, бу болай икән бит дип, аңлый башлый, ди ул.
Георгий Ибушев белән «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина сөйләште.