Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Георгий Ибушев тамашачы күбрәк нинди концертларга йөрүен әйтте
Казандагы Тукай исемендәге Әдәби музейда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның концерты үткәрелде. Кичә танылган җырчының 40 еллык сәхнә иҗаты юлына багышланган иде. Азактан Ибушев бүгенге көндәге җыр сәнгате һәм сәхнә сулышы хакында фикерләрен белдерде.
«Бер уйлаганда, мин карап торам – халыкка белем һәм әхлак китерә торган концертларга тамашачы азрәк йөрү тенденциясе күзәтелә. Күбрәк төрле рестораннардагы концертларга, эстрада ясаган шоуларга ябырыла халык. Бездә генә түгел, бу бөтен Россия буйлап күзәтелгән хәлдер, мөгаен. Без үзебезнең җыр-моңнарга әйләнеп кайтырга тиеш. Хәзер сәхнәне вак-төяк басты… Фонограммага җырлап авыз ачып басып торалар. Ләкин, бу күренештән тиз генә китеп булмас, аның өчен көчле законнар кирәктер ул. Аннары чын талантлы кешеләргә ярдәм чаралары, аларны күтәрү дә кирәк, дип саныйм», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Шулай ук сөйләшү вакытында әңгәмәдәш теләкләрен дә әйтеп китте.
«Сәхнә – чүп җыелган су өсте шикелле булырга тиеш түгел. Аның һәрвакыт дулкынланып, матур булып торуы зарур. Мин Татарстанның сәхнә сәнгатен һәрвакытта да көчле иттереп күрергә телим. Шулай булганда гына халкыбыз зур-зур уңышларга ирешер. Үзенең җырын һәм моңын саклап калыр», – дип билгеләп үтте ул.
Концерт тамашасы тулы зал белән үтте. Георгий Ибушев төрле жанрдагы җырларын җырлады. Ахырдан артистка тамашачылар тарафыннан да сүз алып, рәхмәт ирештерүчеләр булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз