news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Георгий Ибушев Таһир Якупов турында: Минем тавышны тыңлап карагач, укырга киңәш итте

Георгий Ибушев Таһир Якупов турында: Минем тавышны тыңлап карагач, укырга киңәш итте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее мөдире Алсу Хәкимовага Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов турында балачак хатирәләрен сөйләгән.

«Комсомолка Гөлсара» җырын җырлап күрсәттем микән, төгәл хәтерләмим. Ул вакытта тавышым челтерәп аккан чишмә кебек яңгырап тора иде. Таһир абый минем тавышны тыңлап карагач, җыр укытучысына: «Бу малайга, һичшиксез, укырга кирәк. Тавышы бик матур», - диде. Мине шулай канатландырып җибәрде. Аннан соң да очрашкан чаклар булды, ул бу очрашуны оныткан да иде, чөнки мондый хәлләр күп була. Таһир абый белән очрашу җылы бер истәлек, матур хатирә булып күңелдә сакланып калды», - дип сөйли ул Алсу Хәкимовага.

Аның әйтүенчә, Таһир Якупов Мамадыш районы Үсәли авылы мәдәният йортында чыгыш ясарга дип килгән булган. «Мин Үсәли авылы мәктәбендә җиденче сыйныфта укый идем. Җыр укытучысы Валерий Алексеев миңа Таһир Якупов алдында җырлап карарга киңәш итте. Таһир абыйның концертын бик дулкынланып тыңладым, аның җырлавын бик ошаттым. Таһир абыйның чүәкләренә карап, шаккатып торганым әле дә хәтердә», - ди Георгий Ибушев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100