news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Георгий Ибушев: «Homay» җыры кебек җырларның милләтебез өчен булуын теләмәс идем

Георгий Ибушев: «Homay» җыры кебек җырларның милләтебез өчен булуын теләмәс идем

Татарстанның атказанган артисты, 2025 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясына кандидат Георгий Ибушев соңгы айда популяр «Homay» җырының милли мәдәнияткә тәэсирен шик астына куйды.

«Бу җырны мин моннан берничә көн элек тыңладым. Улым кайтты да, «Әти, тыңлап кара әле, бу шәп җыр икән!» – диде. Бөтен Казахстан да, татарлар да, бу җырга мөкиббән киткән икән. Бер тыңладым, ике тыңладым, ләкин аның мәгънәсенә төшенә алмадым. Белмим инде, бәлки мин бик артта калган кешедер, ләкин милләтебез өчен андый җырларның булуын мин теләмәс идем», – дип белдерде ул.

  • Георгий Ибушев — җырчы (тенор-альтино), ТРның халык артисты (2000), РФ атказанган артисты (2019).

news_right_1
news_right_2
news_bot