news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Георгий Ибушев һәм Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды

Георгий Ибушев һәм Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды. Тәкъдим ителүчеләр Берлекнең идарә утырышында расланды.

«Артист әдәби иҗат белән шөгыльләнә дип гаҗәпләнәбез. Ул электән килә: Кәрим Тинчурин, Габдулла Шамуков, Рабит Батуллалар... Татар әдәбиятында алар дистәләрчә, дөнья масштабында йөзләрчә. Бер иҗат кешесе икенче иҗат белән дә шөгыльләнергә хокуклы. Георгий Ибушев шундый кешеләрнең берсе. Ул кемгәдер охшарга тырышып түгел, мәктәптән үк шигырьләр язу белән шөгыльләнә», дип шагыйрьне каләмдәшләренә тәкъдим итте Татарстанның халык шагыйре, Берлекнең кабул итү коллегиясе җитәкчесе Зиннур Мансуров.

«Георгий Ибушев уникаль тавышлы җырчы, шигърияттә нык профессиональ кул белән язарга тырышучы шагыйребез. Реаль җирлектә яза, шигырь техникасын белә. Фикер иясе икәнлеге әллә кайдан күренеп тора», дип дәвам итте ул.

«Ике съезд арасында кабул итү коллегиясенең байтак утырышларын үткәрергә туры килде. Шул утырышларда чәчрәп торган яшь талант булсын иде дип хыяллана идек. Алинә безнең бу таләпләргә туры килде, без аны сөенә-сөенә кабул иттек», дип Алинә Бикмуллина турында да сөйләде Зиннур Мансуров.

Алинә Бикмуллина иҗаты турында Берлек рәисе урынбасары Дания Нәгыйм, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина, әдәбият тәнкыйтьчесе Әлфәт Закирҗанов уңай фикерләрен әйттеләр.

Георгий Ибушев һәм Алинә Бикмуллина язучыларга рәхмәт әйттеләр. Георгий Ибушев Рөстәм Яхин романсын башкарды.

Георгий Ибушев белән Алинә Бикмуллина

Фото: © Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

news_right_1
news_right_2
news_bot