Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан агросәнәгать комплексында товар китерү географиясен киңәйтергә ниятлиләр
Татарстанның агросәнәгать комплексы алдында товар китерү географиясен киңәйтү бурычы тора - өстенлекле юнәлешләр сыйфатында Төньяк Африка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре билгеләнгән. ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров традицион республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
2025 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 540 миллион АКШ долларына җиткән, бу 2024 елгы күрсәткечтән 94 миллион долларга яисә еллык планнан 21 процентка артыграк. Республикада экспорт эшчәнлеген 90 предприятие гамәлгә ашыра. Товар китерү географиясе дөньяның 49 илен үз эченә ала, дип билгеләп үтте докладчы.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, экспорт структурасында төп өлешне, гадәттә, май продукциясе алып тора. Аны китерү күләме 360 миллион долларга җиткән, моннан алдагы ел белән чагыштырганда бу 12,2 процентка артыграк. Аның төп экспортерлары - Казан май комбинаты һәм «Эссен Продакшн».
Азык-төлек сәнәгате продукциясенә килгәндә, экспорт 53 миллион доллар тәшкил иткән, бу 2924 елгы дәрәҗәдән 15,7 процентка артыграк, дип өстәде ул.
Башка юнәлешләр буенча да уңай динамика күзәтелә. Шул рәвешле, бөртекле продукция экспорты бер ярым тапкырга артып, 29 миллион долларга җиткән. Башка продукция экспорты 78 миллион доллар тәшкил иткән.
2025 елда төп импортер илләр арасында Иран, Казахстан, Һиндстан, Беларусь һәм Кытайны атап үтәргә мөмкин, диде министр.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Агроэкспорт» федераль үзәге 2030 елга кадәр агросәнәгать продукциясен экспортлауны үстерүнең максатчан күрсәткечләрен формалаштырган. Татарстанның бурычы - 2030 елга продукция экспортын 900 миллион долларга кадәр арттыру .
Марат Җәббаров дәүләт ярдәмен экспорт эшчәнлеген үстерүнең мөһим факторы дип атады. 2025 елда Татарстанның 13 компаниясе агросәнәгать продукциясен тышкы базарларга чыгаруга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә 448 миллион сум акча алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз