news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

География буенча республика олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды

Татарстанның 13 районыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән 36 укучы призер булды.

География буенча республика олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
mon.tatarstan.ru

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). География буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабының җиңүчеләре билгеле. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. 

17–19 февральдә узган олимпиадада җиңүчеләр:

Данил Федоров - Яр Чаллы шәһәрендәге 77 нче гимназиянең 8нче сыйныф укучысы;

Кәрим Галиуллин - Әлмәт шәһәрендәге 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы;

Динара Шәрипова - Түбән Кама шәһәрендәге 22нче гимназиянең 11нче сыйныф укучысы.

Татарстан Республикасының 13 муниципаль районыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 36 укучы призер булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100