Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Генштабта хәрби хезмәткә баручыларны махсус операция зонасына җибәрмәячәкләрен әйттеләр
Россия Кораллы Көчләре Генераль Штабында хәрби хезмәткә чакырылучыларны махсус хәрби операция зонасына җибәрмәячәкләрен белдерделәр. Бу хакта бүген Генераль штабның Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы урынбасары контр-адмирал Владимир Цимлянский хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьдән илнең барлык субъектларында көзге чакырылыш башлана. Искәрмә булып, Ерак Төньякның аерым районнары тора — климат шартларына бәйле рәвештә чакырылыш анда 1 ноябрьдән башлана.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларны җыю пунктларыннан җибәрү 2023 елның 16 октябреннән планлаштырылган.
Ведомство мәгълүматларына караганда, барлык чакырылучылар хәрби хезмәтне үтү өчен Россия территориясендәге хәрби частьләр һәм берләшмәләрнең даими дислокация пунктларына җибәреләчәк.
Цимлянский сүзләренчә, хәрби хезмәткә чакырылучыларны яңа төбәкләргә җибәрү тыела. Ул хәрби операция зонасына бары тик контрактчылар һәм хезмәткә үз теләге белән киткәннәр генә җибәреләчәк, дип төгәллек кертте.
«Чакырылыштагы хәрбиләр Россия Кораллы Көчләре подразделениеләренең Россиянең яңа төбәкләрендәге дислокация пунктларына: Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә яки анда махсус хәрби операция бурычын үтәүдә катнашу өчен җибәрелмәячәк»,— дип билгеләп үтте ул.
Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк белү өчен heroes-tatarstan.ru сайтына яки 117 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз