Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Генштабта «срочниклар»ны махсус операция зонасына кертмәячәкләрен белдерделәр
Армиядә язгы чакырылыш буенча хезмәт итә башлаучыларны махсус операция зонасына кертмәячәкләр. РФ Кораллы көчләре Генштабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе җитәкчесе генерал-полковник Евгений Бурдинский егетләр «искечә» - бер ел хезмәт итәчәк дип өстәде.
«Чакырылыш буенча хезмәт итү срогы үзгәрешсез кала. Элеккеге кебек үк, ул бер ел тәшкил итәчәк. «Срочник»лар махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк», - дип аның сүзләрен китерә «Красная звезда» газетасы.
Спикер шулай ук «срочникларны» җыелма пунктлардан гаскәрләргә 15 апрельдән җибәрергә теләүләрен әйтте. Хезмәт сроклары тәмамланучыларны үз вакытында өйгә җибәрәчәкләр.
2024 елның 1 гыйнварыннан армиягә чакыру срогын 30 яшькә кадәр күтәрүгә килгәндә, Бурдинский фикеренчә, әлеге чара хәрби частьларның мораль климатында уңай чагылыш табачак. Бу очракта гаскәрләргә югары белемле һәм тормыш тәҗрибәсе булган кешеләр килә башлаячак.
Шул ук вакытта бу елның башына кадәр 27 яшькә җиткән һәм бу вакытта хәрби хисапта торган кешеләрне запаска күчерделәр, дип ышандырды спикер. Ә 2024 елда 27 яшь тулган егетләр Ватанны саклау буенча конституцион бурычын үтәү мөмкинлеге алачак, дип аңлатты Бурдинский.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз