Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Геннадий Зюгановны Россия Президенты постына тәкъдим иткәннәр
“Беренче канал” эфирында сәясәтче әйтүенчә, хәзер бу карарны декабрь аенда узачак КПРФ съезды расларга тиеш.
(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). КПРФның җирле оешмалары партия лидеры Геннадий Зюгановны 2018 елдагы сайлауларда Россия Президенты постына тәкъдим иткәннәр. “Беренче канал” эфирында сәясәтче әйтүенчә, хәзер бу карарны декабрь аенда узачак КПРФ съезды расларга тиеш.
“Безнең “Лаеклы тормышка ун адым” программасы әзер. Һәм әлеге программа көчле команда белән тормышка ашырылырга тиеш, шунлыктан төгәл составны соңрак әйтәчәкбез”, - дигән Геннадий Зюганов. “Мин - хәрәкәтнең лидеры. Минем кандидатураны барлык оешмалар тәкъдим итте”,— дип өстәгән КПРФ лидеры.
Алдан сайлауларга бару планы турында “Яблоко” партиясенә нигез салучы Григорий Явлинский, ЛДПР лидеры Владимир Жириновский, шулай ук оппозицион сәясәтче Алексей Навальный җиткергән иде. Болардан тыш, сайлауларда өч хатын-кыз — журналистлар Ксения Собчак һәм Екатерина Гордон, шулай ук “Женский диалог” партиясе башлыгы Елена Семерикова катнашырга планлаштыра.
Зюганов президент постына сайлауларда инде дүрт тапкыр — 1996, 2000, 2008 һәм 2012 елларда катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз