news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Геннадий Макаровның шәкертләре онытылып барган көйләп уку жанрын популярлаштыра

Казан консерваториясе Урта гасыр татар музыкасы концертын тәкъдим итте.

Геннадий Макаровның шәкертләре онытылып барган көйләп уку жанрын популярлаштыра
Александр Эшкинин

(Казан, 1 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Гасырлар дәвамында онытылган "Идегәй" дастаны һәм фольклорчылар эзләп тапкан шактый бәет-мөнәҗәтләр бүген беренче тапкыр тамашачы алдында көйләп укылды. Борынгы музыкаль әсәрләрне сәнгать фәннәре кандидаты, фольклорчы галим Геннадий Макаровның шәкертләре - Казан консерваториясенең борыңгы татар музыкасы “Бәрәкәт” ансамбле; Казан дәүләт мәдәният институтының Алсу Еникеева җитәкчелегендәге “Җомга көн” фольклор ансамбле; Казан шәһәре Киров районы Өстәмә белем бирү үзәгенең “Заречье” фольклор ансамбле тәкъдим итте.

Яшь артистларның чыгышы Казан дәүләт консерваториясендә "Дәрвишләрнең сөхбәтендә. Урта гасыр татар музыкасы һәм язма шигърияте" исемле концертта яңгырады. Концертны фольклорчы галим, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров әзерләгән. Бер сәгатьтән артык дәвам иткән концерт программасына иске татар классик өслүбендәге бәет, мөнәҗәт, газәл, касыйдәләр, халык җырлары кертелгән.

Концерт Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы бинасының Репетиция залында оештырылды. Тамашачылар арасында әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова, Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, кинорежиссер Салават Юзеев белән продюсер Марина Галицкая һәм башкалар бар иде.

Геннадий Макаров концерт программасына үзенең кырык ел фольклор табышлары кертелүен, әлеге әсәрләрнең реставрацияләнүен әйтте. Галим фикеренчә, бу программа алга таба цикл булып дәвам итәчәк. “Ул цикл Урта гасыр татар музыкасы республика фестиваленең нигезе була ала”, - ди Геннадий Макаров.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100