Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Геннадий Макаров Казан ханы сараендагы музыкантларның уен коралын ачыклаган
Фольклорчы сүзләренчә, Мөхәммәт-Әминнең хан сараендагы ансамбльләр, хәрби оркестрлар дәф һәм тамбурда уйнаган.
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Фольклорчы галим Геннадий Макаров Казан ханы Мөхәммәт-Әминнең сараенда шагыйрьләр, җырчылар булганын әйтте. Алар Урта Азиядәге музыка уен коралларына тәңгәл булган дәф һәм тамбурда көй чыгарган.
«Хан сараенда хәрби оркестрлар да булган. Мөхәммәт Әмин шигърият, музыка яраткан. Тамбур, дәф уен кораллары. Бохара традицияләре дә дәвам ителә, җирле үзенчәлек тә сизелә. Күп кенә бәет-мөнәҗәтләрнең көйләре сакланган, метрлары, ритмнары нәкъ шул замандагы көйләргә барып тоташа», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Әлмәт музыка көллиятендә узган «Хәзерге шартларда Татарстан халыкларының этник музыкаль-инструменталь культурасы» семинар практикумында ул хан заманындагы музыка коралларын яңадан тергезү эшен башлап җибәрү турында чыгыш ясаган.
«Суфи дәрвишләр кулланган музыка уен кораллары, истәлекләр нигезендә уен коралларын кайтарырга уйлыйбыз. Таҗетдин Ялчыгол кулъязмаларында төрле уен коралларының сызмалары да бар, Шиһабетдин Мәрҗани Җәгъфәр Ихсан әс-сафәри дигән ишанның тамбурда уйнаганын язып калдырган. Алар суфичылык хәрәкәтендә актив катнашкан», — дип сөйләде ул.
Галим әйтүенчә, борынгы уен коралларын тергезү өчен мөмкинлекләр бар. Ул Казан дәүләт консерваториясендә татар музыкасы һәм этно-музыкаль кафедра эшләвен, белгечләр әзерләнүен әйтте. «Уен коралларын ясау, остаханәләр ачу мәсьәләсе хәл ителеп бетелмәгән», — ди ул.
«Бу юнәлешне ныграк үстереп җибәрәсе иде, дигән фикергә килдек. Шуның нәтиҗәсендә резолюция кабул ителергә тиеш, ул төрле уку йортларына, оешмаларга җибәреләчәк», — дип аңлатты Геннадий Макаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз