news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Геннадий Емельянов Алабуга мэры вазифасыннан китте

Емельянов алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты булды.

(Алабуга, 19 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Алабуга шәһәр Советы мэр Геннадий Емельяновның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Бу хакта шәһәр Советы сессиясендә билгеле булды.

8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды. Анда «Бердәм Россия» партиясе 72,4 процент тавыш җыйды, республика парламентында 100 урынның 82сен алды.

Татарстан Дәүләт Советына партия вәкилләре сыйфатында Алабуга, Яшел Үзән һәм Спас районнары башлыклары сайланды. Алар гамәлдәге муниципалитет башлыклары вәкаләтләрен туктаттылар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot