news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Геннадий Макаровның юбилей кичәсе Халыклар дуслыгы йортында уза

Геннадий Макаровның юбилей кичәсе Халыклар дуслыгы йортында уза
Александр Эшкинин

Фольклорчы галим Геннадий Макаровның 70 яшьлеге уңаеннан юбилей кичәсе Халыклар дуслыгы йортында узачак.

“6 апрельдә асыл карендәшебез, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаровның "Яңгыра, халык җыруы" дип исемләнгән юбилей кичәсенә һәммәгезне көтеп калабыз” дип чакыра Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәният үзәге.

“Галимнең һөнәри эшчәнлеге Татарстан Республикасының этник музыка мирасын ачыклау, өйрәнү, системалаштыру, саклау һәм традицион музыка коралларын торгызуга багышланган. Кичәдә Геннадий Михайловичның күпъеллык хезмәт җимешләре - халык җырулары һәм көйләре яңгыраячак”, - диелә хәбәрдә.

Программада - “Риваять" этно-төркеме, "Алпар" этно-төркеме, "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле, "Җомга көн" фольклор ансамбле, Казан дәүләт консерваториясе фольклор ансамбле, "Саләм" фольклор ансамбле, "Зәкәрия" фолк төркеме чыгышлары. Кунаклар арасында танылган җырчы Георгий Ибушев, гөсләләр остасы Гәрәй Мәгъсүмҗанов та бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot