news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Геннадий Макаровны Тукай премиясенә кандидат булырга быел гына ризалата алганнар

Геннадий Макаров - Тукай премиясе тарихында татар музыка фольклорын өйрәнү юнәлешендәге эшчәнлеге өчен дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән икенче кеше.

Геннадий Макаровны Тукай премиясенә кандидат булырга быел гына ризалата алганнар
Рузилә Мөхәммәтова

Тукай премиясе кандидатлары белән чираттагы очрашуларның берсенә – Заманча сәнгать галереясының лекторийлар залына Казан университеты доценты, сәнгать фәннәре кандидаты, борынгы музыка уен коралларын яңартучы фольклор белгече Геннадий Макаров һәм ул хезмәттәшлек иткән иҗат коллективлары чакырылган иде. Очрашуда Геннадий Макаровның ни өчен дәүләт премиясенә элегрәк тәкъдим ителмәгәне хакында әйттеләр.

«Без үткән ел ук тәкъдим итәргә җыенган идек, икенче омтылыштан быел үзен ризалата алдык. Геннадий Михайлович зур галим һәм яшьләр өчен остаз. Шәкертләре безнең үзәктә дә эшли. Сезнең тәрбияне алган егетләр-кызлар яхшы белгечләр булып чыга», – диде ТР Мәдәни ресурслар үзәге директоры Алсу Мифтахова Геннадий Макаровка мөрәҗәгать итеп.

Тукай премиясе тарихында татар музыка фольклорын өйрәнгән Мәхмүт Нигъмәтҗановтан соң (1985 елда алган) икенче кеше дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән. Күренекле фольклорчы галим Геннадий Макаровны Тукай премиясенә ТР Мәдәни ресурслар үзәге (элеккеге Традицион мәдәниятне үстерү үзәге) тәкъдим иткән.

«Тукай премиясен кемнәр генә алмады инде! Ә рухи мирасны гел читтә калдыра килдек. Чөнки алар дини әсәрләр, аларда Аллаһыга рәхмәт, пәйгамбәребезгә рәхмәт сүзләре. Болар бит безне чистарта торган әсәрләр. Геннадий Михайлович шуларны күтәреп чыккан галим», – дип чыгыш ясады танылган җырчы Гөлзадә Сафиуллина.

Җырчы аның мөнәҗәтләрне, бәетләрне җырларга да, тыңларга да ярамаган вакытта җыюын, Фәннәр академиясенә алып кайтуын сөйләде, думбыралар, курайлар ясавын искәртте.

«Ком арасыннан пирамидаларны казып чыгарган шикелле, Геннадий Михайлович онытылган борынгы халык уен коралларын өйрәнеп, милләткә бай мирасны кайтарган кеше. Ул барлык этник төркемнәрне дә, уен коралларын да, фольклорны да – барысын да белә. Мәдәният институтындагы безнең кафедра да, консерваториядәге музыкалогия кафедрасы да – барыбыз да аның ярдәмен тоеп эшлибез», – диде Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, педагогия фәннәре кандидаты Алсу Еникиева.

Геннадий Макаров үзенең экспедициягә йөрүләре турында кызыклы итеп сөйләде, борынгы уен кораллары турында кызыклы мәгълүмат белән уртаклашты.

Очрашуда «Бәрмәнчек» керәшен мәдәнияте дәүләт ансамбле, Казан дәүләт консерваториясенең «Бәрәкәт», Казан дәүләт мәдәният институтының «Җомга көн» ансамбльләре чыгыш ясады.

Заманча сәнгать галереясының лекторийлар залында узган очрашуда Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусова, Казан консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин, Камал театры артисты Олег Фазылҗанов һәм башкалар катнашты.

  • Тукай премиясе тарихында татар музыка фольклоры буенча дәүләт премиясе алган бердәнбер кеше – Мәхмүт Нигъмәтҗанов. Ул аны 1985 елда алган.
  • Керәшеннәр арасында үзе аерым гына Тукай премиясе алган иҗатчы юк. Гәрәй Рәхим 1984 елда Бату Мулюковның «Каһәрләнгән мәхәббәт» («Кара йөзләр») операсын иҗат итүчеләр составында алган. Наил Дунаев 1998 елда «Хушыгыз» спектаклен иҗат итүчеләр составында алган. Роберт Андреев Салават Фәтхетдинов башкарган «Мин яратам сине, Татарстан» җыры өчен әлеге җырны иҗат итүчеләр составында алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100