news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Геннадий Макаров: Үзебезнең көйләрне сакларга теләсәк, аны Интернетта урнаштырырга кирәк

Геннадий Макаров: Үзебезнең көйләрне сакларга теләсәк, аны Интернетта урнаштырырга кирәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

8 ноябрь көнне Филология институтында Россия Федерациясендә игълан ителгән Педагог һәм остаз елына һәм танылган этномузыколог Э.Р. Каюмова истәлегенә багышланган «Халык музыкасын җыюның актуаль мәсьәләләре» дигән түгәрәк өстәл барышында Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров халык җәүһәрләрен саклау максатыннан аларны ирекле рәвештә тыңлау өчен интернетка урнаштырырга кирәклеген әйтте.

«Халыкның музыка өлкәсендәге иҗатын туплау көннән-көн кыенлаша, чөнки буыннар алмашы бара. Без үзебезнең көйләрне сакларга телибез икән, халыкка тыңларлык итеп интернет киңлекләрендә урнаштырырга кирәк. Мин үзем туплаган йөзләгән көйне сәхифәмә урнаштырдым. Шул рәвешле, керәшен көйләре саклана, халык аларны тыңлый, хәтта миңа «Ни өчен татар көйләрен дә урнаштырмыйсыз?» дип, мөрәҗәгать итүчеләр бар. Әмма алар минем милкем түгел, ә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыныкы», - диде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

Геннадий Макаров фикеренчә, этник музыка үрнәкләрен туплаганда интернет киңлекләрендә урнаштырылган һәм элеккеге көйләрне үзгәртеп, заманча башкарылган язмаларга да игътибар бирергә кирәк. «Һәр хәлдә ул бүгенге йөзебез, бүгенгебезнең көзгебез», - ди ул.

Түгәрәк өстәл утырышында хәзерге вакытта халык музыкасын җыю мәсьәләләре генә түгел, ә Эльмира Каюмованың эшчәнлеге, туплаган материаллары да искә алынды. Мари Эл республикасында татар һәм мари гөсләләрен ясаучы оста Гәйрәй Мәгъсүмҗанов гөсләдә татар көйләрен башкарып күрсәтте.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Эльмира Ринатовна белән бик озак эшләдек. Танышуыбызның беренче көненнән башлап, мин аны зур белгеч итеп санадым, чөнки аның һәрбер чыгышы төпле иде. Бик озак еллар безнең сәнгать буенча экспедициягә бару булмады. Без Эльмира белән үз хисабыбызга Минзәлә, Актаныш, Мөслим авылларына бардык. Без аның белән бергәләп йөрдек, бу – бик дөрес эш булды, чөнки, мәсәлән, кулъяулыклар яки гореф-гадәтләр турында җырлыйлар икән, ул музыкасын язып ала, ә мин шушы гореф-гадәтләр, әйберләр турында язам. Шунда мин комплекслы экспедициянең нәрсә икәнлеген аңладым», - диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге җитәкчесе, сәнгать фәннәре докторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Солтанова.

Фото: © Салават Камалетдинов

Эльмира Каюмова күпсанлы мәкаләләре белән дә билгеле. Аның 2017 елгы «Безнең мирас» журналы белән хезмәттәшлеге борынгы татар уен коралларына багышлана. Ул гөсләләргә, курайга, гармуннарга, аларның төрләренә һәм халыкның әлеге уен коралларын ничек кабул итүенә бәйле мәкаләләр бастыра.

«Биредә әйткәнчә, Эльмира Ринатовна бик яхшы сөйли генә түгел, ә бик яхшы яза да иде. Безгә аның язганнарына әллә ни кул тыгуның кирәге булмады, язмалары камил иде. «Ничек шулай әйбәт язасыз?» дигәнгә дә, ул: «Мин Казан арты авылына бала чакта еш кайта идем, әбием сөйләгәннәре әле дә истә. Күңелем, тамырларым белән мин анда», - дип җавап кайтара иде», - дип сөйләде «Безнең мирас» журналының җаваплы сәркатибе Ленар Гөбәйдуллин.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының халык артисты Миңгол Галиев, филология фәннәре кандидаты, әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова, Эльмира Каюмованың тормыш иптәше Мөдәрис Каюмов, улы Әмир һәм башкалар катнашты.

Фото: © Салават Камалетдинов

Сания Бохайрова хезмәттәшләренең кызы Эльмираны онытмауларына һәм бары тик яхшы яктан гына искә алуларына рәхмәт сүзләрен белдерде. «Хәзерге көнгә кадәр миңа Эльмира чыгып кына киткән һәм әйләнеп кайтыр кебек тоела. Ул кечкенәдән үк бишлеләргә генә укыды, югары уку йортларын да кызыл дипломга гына бетерде. Без аның нинди тырыш икәнлеген күреп, үзебез дә ярдәм итәргә, күтәрергә омтылдык. Әтисе эшеннән яллар алып, үзебезнең машинада аны районнардан-районнарга, Оренбург өлкәләренә йөртте. Ул үзенең эшен әйтеп бетергесез яратты, чабарга баскан ат шикелле, гел алга омтылды», - дип, өстәде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

Эльмира Каюмова — фольклор белгече, этномузыколог, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия фольклор берләшмәсе, Халыкара фольклорчылар ассоциациясе (SEEFA), ЮНЕСКО каршындагы Халыкара традицион музыка киңәшмәсе (ICTM) әгъзасы була. Ул мөселман музыкасы мәдәниятенең татар җирлегендә чагылыш үзенчәлекләрен өйрәнгән, халкыбызның гөсләдә уйнау традицияләрен авыллар буйлап җыеп, шулар нигезендә Республикада һәм башка төбәкләрдә дистәләгән гөсләчеләр ансабльләрен булдыруга зур өлеш керткән шәхес.

Эльмира Ринат кызы Каюмова 2022 елның 19 мартында озак авырудан соң вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100