news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Геннадий Макаров совет чоры идеологиясенең татар музыка тарихына зыян салуын әйтте

Геннадий Макаров совет чоры идеологиясенең татар музыка тарихына зыян салуын әйтте
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Фольклорчы-галим, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров «Каюм авазлары. Төрки тамырлар музыкасы» исемле лекциясендә Казан ханлыгы чоры музыкаль традицияләре белән таныштырды.

Галим фикеренчә, совет чорында өстенлек иткән идеология татар музыка тарихын, аерым алганда, хан сарайларындагы сәнгатьне өйрәнүгә зур зыян салган. Ул вакытта «эшче-крестьян» мәдәнияте генә безнеке дип танылган, ә югары катлам мәдәнияте читләтеп үтелгән.

«Нәтиҗәдә, без 100 ел буе элитар сәнгатьне өйрәнмәдек. Ниһаять, вакыт җитте һәм аларны тасвирлый торган гүзәл чыганаклар табылды», – дип искәртте Геннадий Макаров.

Лектор Казан ханлыгында югары дәрәҗәдәге музыкаль традицияләр яшәвен тарихи мисаллар белән дәлилләде. Аның сүзләренчә, Казан ханы Мөхәммәдәмин Урта Азиянең бөек шагыйре Әлишер Нәваи белән дус булган һәм хат алышкан. Хан үзенә осталар җибәрүне сорагач, 1502-1503 елларда Казанга килгән кәрван белән оста хаттатлар, зәркәннәр һәм музыкантлар да килә.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Алар арасында танылган җырчы Дәрвишһади Хәбәши дә була. Ул хан сараенда үзенең осталыгын күрсәтә. Башта Мөхәммәдәмин аның Бохарада популяр булган яңача башкаруын аңламый, әмма музыкант иске көйләрне башкара башлагач, хан аның талантына соклана, зур бүләкләр бирә һәм баш музыкант итеп билгели.

Ләкин, тарихтан билгеле булганча, сарайдагы көнчеләр аңа каршы мәкер кора. Риваятьләр буенча, Мөхәммәдәмин аны суга батырырга боерган. Шулай да, Геннадий Макаров бу тарихның фаҗигале тәмамланмаган булу ихтималын да инкяр итми. «Бәлки ул качкандыр. Мәсәлән, композитор Солтан Габәшинең әтисе үз истәлекләрендә ерак бабаларының Урта Азиядән килгән Хәбәши булуын язган», – диде галим.

Казан алынганнан соң, рәсми элитар сәнгать юкка чыга, әмма ул халык хәтерендә һәм рухи традицияләрдә сакланып кала. Макаров билгеләп үткәнчә, Казан ханлыгы чорында көчле булган суфичылык хәрәкәте бу мирасны саклап калуда зур роль уйнаган.

«Суфилар шул ук традицияләрдә җырлаган. Бүгенгә кадәр фольклорчылар бик күп мөнәҗәтләр, касыйдәләр, робагыйлар язып алды. Алар урта гасыр элитар сәнгатенә күпер булып тора. Беренчел, төп нөсхәдә булмаса да, без аларның яңгыраш принципларын беләбез», – дип йомгаклады сүзен этномузыка белгече.

news_right_1
news_right_2
news_bot