Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Геннадий Макаров: Бездә гармуннан башка берни дә юк дип әйтмәсеннәр
Татарстан Республикасы Милли музеенда фольклорчы-галим, этномузыка белгече, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров традицион төрки музыка коралларының тарихы турында «Каюм авазлары. Төрки тамырлар музыкасы» исемле лекция укыды.
Геннадий Макаров билгеләп үткәнчә, сәнгать тарихын өйрәнүне Каюм Насыйри хезмәтләреннән башлау әһәмиятле.
«Сәнгать тарихы белән танышырга теләсәң, нәкъ менә Каюм Насыйри әсәрләреннән башларга кирәк. Каюм Насыйри - урта гасырларны яңа заман белән бәйләүче энциклопедист, чөнки аның иҗатында үткәннәрне хәтерләткән бик күп нәрсәләр сакланган. Ул үзенең терминнары белән борынгы дәвергә алып кереп китә. Аның музыка кораллары белән дә бәйлелеге бик көчле булган, ул аларны ясау белән дә шөгыльләнгән», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Лекция барышында галим Идел буе төбәгенең төрле тарихи чорларда төрле мәдәни юнәлешләргә йөз тотуын һәм моның музыка коралларында да чагылуын искәртте.
«Борынгы чорда Идел буе Азиягә караган, урта гасырларда – гарәп-фарсы мәдәниятенә, аннары Европага таба борылган. Бүген исә без үзебез теләгән якка борыла алабыз. Бездә исламга кадәрге мәдәният белән бәйләнешләр, буддизм элементлары, шаманчылык традицияләре булган дип әйтә алабыз. Бу элементларны җиңел генә күрергә мөмкин. Мәсәлән, шаманнар яки имчеләр кулланган бубен бездә борынгы чорда – «дыңгыр», урта гасырларда – «дәф», яңа заманда – «шөлдерле барабан» дип атала. Шулай ук Будда пагодаларында кыңгырау татар телендәге кебек «чаң» дип яңгырый», – дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Урта гасырлар чорында дөньякүләм диннәр – христианлык һәм ислам – мәдәнияткә зур йогынты ясаган. «Дин – ул мистика гына түгел, ул мәдәният тә. Күп кенә күренешләр ислам белән мәдәният өлеше буларак кергән», – дип билгеләде Макаров. Аның сүзләренчә, шул чорда элитар мәдәният формалашкан, әмма халык традицияләре сакланып калган.
Геннадий Макаров кыллы уен коралларының аеруча кызыклы булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, 30–40 ел элек думбра яңадан кулланышка керә башлагач, күпләр аны читкә этәрергә тырышкан. «Куй аны, анарда казахлар белән кыргызлар уйнасын. Без баян белән гармунында уйныйк. Бу безнеке түгел», – дип әйтәләр иде. Әмма бүген без аңлыйбыз: әлеге уен кораллары бездә дә булган, алар – безнең милли кораллар», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Шулай ук ул мәдәни мирасны саклау әһәмиятенә тукталды. Аның әйтүенчә, «булган нәрсә эзсез югалмый», әмма аны сакларга кирәк. «Безгә мирас булып килгән байлыкны югалтмаска тиешбез, бездә гармуннан башка берни дә юк дип әйтмәсеннәр. Бездә барысы да бар», – дип йомгаклады ул.
Соңыннан И.Әүһәдиев исемендәге музыка көллияте студентлары төрки уен коралларында уйнап күрсәттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз