news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Геннадий Красников сайлауда Путин кандидатурасын хуплады: Без сезнең команда сафларында

Геннадий Красников сайлауда Путин кандидатурасын хуплады: Без сезнең команда сафларында
Фото: kremlin.ru

Россия Фәннәр академиясе президенты Геннадий Красников академия коллективы Россия Президенты Владимир Путинның 2024 елда сайлауда катнашу карарын хуплавын белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Беренче чиратта шуны әйтергә теләгән идем, сезнең Президент вазифасына үз кандидатурагызны тәкъдим итү турындагы карарыгыз бездә канәгатьлек хисе тудырды», - диде ул.

Россия Фәннәр академиясе бу карарны хуплый, диде Красников һәм Путиннан академиянең «шулай ук сезнең команда сафларында» дип санавын сорады.

Үзәк сайлау комиссиясенә 15 кандидат документларын тапшырган, аларның дүртесен теркәүдән баш тартканнар. Шул рәвешле, документлар 11 дәгъвачыдан, шул исәптән, сайлауда үзен-үзе тәкъдим итүче хәзерге дәүләт башлыгы Владимир Путиннан кабул ителде. Хәзерге вакытта сайлауга өч кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән) һәм Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) кертелгән инде.

Искәртик, кичә Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны дәүләт башыгын сайлауда кандидат буларак теркәде. Бүген дәгъвачыларның берсе - «Россия гомумхалык берлеге» партиясе рәисе Сергей Бабурин үз кандидатурасын алуы турында белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100