news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Геннадий Емельянов кабат Татарстаннан Россия сенаторы булды

Геннадий Емельяновка Татарстаннан Россия сенаторы вәкаләтләре бирелгән. Шуңа бәйле рәвештә аны депутат вәкаләтләреннән азат иттеләр. Бу карар VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында кабул ителде.

«Үз кандидатурасын «Бердәм Россия» фракциясе генә тәкъдим итте», – дип хәбәр итте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Закон чыгару органыннан вәкил булып сайланган депутат кына сенатор була ала. VII чакырылыш парламент сайлауларында Татарстаннан Россия сенаторы Геннадий Емельянов депутат итеп сайланды.

Емельянов 2019 елдан бирле сенатор вазифасында эшли. Моңа кадәр ул Татарстан Алабуга районы башлыгы иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100