Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иран генераль консулы Мирзахани Казандагы дипломатик миссиясен төгәлли
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда дипломатик миссиясен тәмамлаучы Иранның генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Очрашу барышында ТР Рәисе Мирзаханига «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Мирзахани Генераль консуллыкны 2023 елдан бирле җитәкләде. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран белән багланышларга зур әһәмият бирүен билгеләп үтте һәм дипломатка Татарстан белән Иран арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде, шулай ук алдагы карьерасында уңышлар теләде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз