news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һиндстанның Казандагы Генераль консулы: Бөтен Татарстан - Дуслык йорты

Дуслык йорты – ул бина түгел, ә бөтен Татарстан, дип белдерде Һиндстанның Казандагы Генераль консулы Джейсундхар Д., «Татар-информ» агентлыгына республикада эшләү тәҗрибәсен шәрехләп.

«Һиндстан белән Татарстан арасында, аерым алганда, икътисад, мәдәният һәм сәясәттә тыгыз мөнәсәбәтләр урнашкан», – дип саный Джейсундхар Д.

Консул фикеренчә, Татарстан төрле яктан үсеш кичерә, һәм төбәкнең уңай якларын бер өлкә белән генә чикләргә ярамый.

«Биредә җитештерү бик көчле, шулай ук мәдәният яхшы үсеш кичерә», – диде консул.

Искәртеп үтәбез, бүген Татарстан халыклары Дуслыгы йортында «Россия-Һиндстан: 555 ел» сынлы сәнгать-музыка күргәзмәсе ачылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot