news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Генераль штаб: Россиядә мобилизациянең икенче дулкыны планда юк

1 апрельдә Россиядә язгы чакырылыш башлана. Аның кысаларында РФ Кораллы Көчләренә 18-27 яшьлек 147 мең кеше хезмәт итәргә китәчәк. Мобилизациянең яңа дулкыны исә планда юк – махсус хәрби операция бурычларын хәл итү өчен инде чакырылган кешеләр, шулай ук иреклеләр җитәрлек. Бу хакта ТАСС агентлыгы Генераль штабның Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы Владимир Цимлянскийга сылтама белән хәбәр итә.

Ул язгы чакырылышның, гадәттәгечә, 15 июльдә төгәлләнәчәген искәртте. Бу елның яңалыгы шунда – егетләрне электрон форматта да хәрби хезмәткә чакыра башлаячаклар.

«Шуны ышандырып әйтәм – Генераль штабның планында мобилизациянең икенче дулкыны юк. Инде хәрби хезмәткә чакырылган, шулай ук махсус операциядә үз теләге белән катнашучы гражданнар йөкләнгән бурычларны хәл итәргә җитә», - дип хәбәр итте Цимлянский.

Ул соңгы вакытта илдә контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрнең артуын билгеләп үтте.

Искәртеп узабыз, кичә Россия Президенты Владимир Путин илдә язгы чакырылыш башлануы турындагы указны имзалады. Ул шулай ук чакырылыш вакыты чыккан кешеләрне өйләренә кайтарырга күрсәтмә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100