Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Генераль штаб җитәкчесе Герасимов Берләшкән гаскәрләр төркеме командующие итеп билгеләнде
Россия саклану министры Сергей Шойгу Генераль штаб җитәкчесе Валерий Герасимовны Берләшкән гаскәрләр төркеме командующие итеп билгеләде. Бу хакта Саклану министрлыгы хәбәр итә.
Аның урынбасарлары итеп Һава-космик көчләр баш җитәкчесе армия генералы Сергей Суровикин, Коры җир гаскәрләренең баш җитәкчесе армия генералы Олег Салюков, шулай ук РФ Кораллы Көчләренең Генераль штабы башлыгы урынбасары генерал-полковник Алексей Ким билгеләнде.
«Махсус хәрби операциянең җитәкчелек дәрәҗәсен күтәрү аны уздыру барышында хәл ителә торган мәсьәләләр масштабын киңәйтү, Кораллы Көчләр гаскәрләре төрләре арасында тагын да ныграк хезмәттәшлек оештыру зарурлыгы, шулай ук гаскәрләр группировкалары белән идарә итүнең барлык төрләренең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү белән бәйле», – диелә Россия Саклану министрлыгының рәсми телеграм-каналында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз