news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Генерал Скобелев» конкурсында Россия һәм БДБ илләреннән 14 команда катнаша

Җиңүчеләр «Иң яхшы батальон», «Иң яхшы курсант», «Иң яхшы уку йорты командасы» номинацияләрендә билгеләнә

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). 17 май көнне Казанда ачылачак «Генерал Скобелев» конкурсында Россиянең һәм якын чит илләрнең (Беларусь, Казахстан, Украина һәм Молдова) хәрби уку йортларыннан 14 команда катнашачак. Ярышларның программасы һәм анда катнашучы командаларга таләпләр турында бүген «Татмедиа» агентлыгында узган брифингта РФ Оборона министрлыгының халыкара хәрби хезмәттәшлек буенча Баш идарәсе белгече, полковник Вячеслав Сучков сөйләде.
Курсантларның халыкара гуманитар хокук нормалары буенча белемнәре тикшерелә торган бу бәйгедә практик күнекмәләр белән тактик өйрәтүләр үрелеп барачак. Һәр уку йорты командасы аерым чыгыш ясамый. Курсантлар 4 әр кешедән торган катнаш төркемнәргә бүленә. Вячеслав Сучков аңлатуынча, мондый алым булачак хәрбиләрне бурычны үтәгәндә уртак эшкә өйрәтү ягыннан әһәмиятле. Төркемнәргә шартлы рәвештә конфликт булган территорияләрдә хәрби задание бирелә. Конкурс программалары бер-берсен кабатламый. Быел ул 90 процентка яңартылган. 21 майда гамәли күнекмәләр Казан югары артиллерия команда училищесы территориясендә, укыту үзәгендә, ә 22 майда – полигонда узачак.
Россияне бу конкурста тәкъдим итүче хәрби уку йортларының икесе Казаннан. Алар – Казан югары команда танк һәм артиллерия училищелары. Безнең бу ике уку йорты Новочеркасский элемтә училищесы белән бергә халыкара гуманитар хокук нормаларын үзләштерү буенча лидер. Алар конкурсларда җиңеп, моны раслап киләләр. Новочеркасский уку йортының шулай да бездән бер өстенлеге бар. Аның данын яклауда кызлар да катнаша. Менә ничә ел инде Новочеркасский кызларының хәрби әзерлек дәрәҗәсе егетләр өчен өлге булып тора.
Конкурста катнашучы уку йортлары курсантлары төрле төркемнәргә бүленеп ярышса, аларның осталыгы аерым бәяләнсә дә, уку йортына бәя биргәндә бу критерийларның барысы да кушыла. Быелгы конкурс нәтиҗәләре буенча да җиңүчеләр «Иң яхшы батальон», «Иң яхшы курсант», «Иң яхшы уку йорты командасы» номинацияләрендә билгеләнә.
Җиңүчеләр халыкара гуманитар хокук нормалары буенча уздырыла торган «Сенеж» курсларына юллама, халыкара конкурсларда катнашу хокукын ала. Татарстан курсантлары узган елларда АКШ ның Яр буе сак, Кытайның Хәрби академияләрендә үзләренең осталыкларын күрсәткән. Вячеслав Сучков белдергәнчә, алар хәрби яктан әзерлекләре белән бергә, инглиз теленнән дипломатик, юридик яктан белемнәрен дә исбатлаган.


news_right_1
news_right_2
news_bot