Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Генераль прокурор шикаятьләрдән соң автоинспекцияне һәм Ространснадзорны тикшерергә кушты
Россия Генераль прокуроры Игорь Краснов Көнчыгыш икътисади форум кырларында бизнес вәкилләре белән очрашудан соң Дәүләт автоинспекциясен һәм Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтне (Ространснадзор) тикшерергә кушты. Бу хакта күзәтчелек органы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда катнашучыларның берсе Красновка инвестицион проектларны гамәлгә ашырганда эшмәкәрләргә узарга туры килгән киртәләр турында хәбәр итте.
«Аерым алганда, алар автомобиль юлларына керү һәм кушылуларны оештыру проблемасына кагылды – хуҗалык итүче субъектлар юл өслеген реконструкцияләгәннән соң, шул исәптән кушылган урыннарның чикләрен билгеләгәндә, озак вакытлы килештерү процедураларын узарга мәҗбүр. Бу объектлардагы трафикны киметә, проектларның үзләрен аклау вакытын арттыра, диде Хабаровск шәхси эшмәкәре», – диелә ведомство хәбәрендә.
Моңа бәйле рәвештә Россия Генераль прокуроры Игорь Краснов Дәүләт автоинспекциясен һәм Ространснадзорны тулаем ил буенча тикшерүгә керешергә, шулай ук Росавтодорның бу өлкәдә дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлешендә эшенә бәя бирергә кушты.
X Көнчыгыш икътисади форум Владивостокта 3 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз