news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Генераль прокурор повестка ялгыш килгән очракта нәрсә эшләргә икәнлеген аңлатты

Өлешчә мобилизация критерийларына туры килмәгән, әмма повестка алган гражданин барлык мәсьәләләрне хәл итү өчен хәрби комиссариатка килергә тиеш. РФ генераль прокуроры Игорь Краснов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аның сүзләренчә, хәрби комиссариатка үзең турында «актуаль мәгълүматлар», мобилизациядән азат ителү хокукын раслый торган документлар алып килергә кирәк.

Әгәр гражданин үз хокуклары бозылган дип саный икән, Краснов территориаль һәм хәрби прокурорларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итә, моннан тыш, барлык прокуратураларда да мобилизация мәсьәләләре буенча кайнар линияләр булдырылган.

Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдә башланды, махсус хәрби операция зонасына барлыгы 300 мең кешене чакыру күздә тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot