news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Генераль прокурор мәктәпләрдә дәүләт имтиханнары уздыруны контрольдә тотарга боерды

Россия Генераль прокуроры Игорь Краснов төбәк прокурорларына 9 һәм 11 сыйныфларда имтихан тапшырганда укучыларның хокуклары яклануны, шулай ук югары уку йортларының абитуриентларны кабул итүнең яңа кагыйдәләренә әзерлеген контрольдә тотарга боерды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Прокурорлар мәктәп укучыларының конституцион хокуклары үтәлүне, шул исәптән укытудан хокуксыз баш тартулардан яклауны һәм имтиханнар тапшырганда хокук бозулар өчен җаваплылыкка тартуны да тикшерергә тиеш.

Моннан тыш, прокурорлар Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Липецк өлкәсендә 2025 елда бары тик ике фән буенча гына ОГЭ тапшыру тәҗрибәсен тормышка ашыруны контрольдә тотачак. Урта һөнәри һәм югары уку йортларына кергәндә махсус операциядә катнашучыларның балаларының хокукларына аерым игътибар биреләчәк.

Шулай ук прокурорлар Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының 821 нче боерыгы нигезендә белем бирү оешмаларының 2025-2026 уку елына кабул итү кампаниясенә әзерлеген дә бәяләячәк.

Искәртеп үтик, быелның 1 мартыннан Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының 821 нче боерыгы үз көченә керде, ул югары уку йортларына керү процедурасына үзгәрешләр кертә. Рус теленнән имтихан бөтен абитуриентлар өчен мәҗбүри була, ә икенче мәҗбүри фән сайланган белгечлеккә карап тапшырыла. Өченче имтиханны уку йорты үзе Министрлык тарафыннан расланган исемлектән сайлап ала һәм абитуриентларга сайлау мөмкинлеге бирә.

Университетлар укырга керүчеләргә индивидуаль таләпләр билгеләп, өстәмә сынау (дүрткә кадәр) уздыру хокукы алды. Әзерлекнең төрле юнәлешләре буенча кереш имтиханнарының барлык исемлеге 2025 елның 20 гыйнварына кадәр чыгарга тиеш иде. Абитуриентлар берьюлы биш мәгариф оешмасына әзерлекнең төрле юнәлешләренә документлар тапшырырга хокуклы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100