news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Генерал Молоствов коллегалары чакыруы буенча Апаста булды

Генерал Апаска гашыйк булды.

 (Апас, 17 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Генерал Молоствов коллегалары чакыруы буенча Апаста булды, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

-Мин күп йөрдем, күпне күрдем, - диде Апаска килгәч Аксубайда туып үскән, 45 ел гомерен илне саклауга багышлаган генерал - Коллегаларым Апаска килеп чык, бик матуррайды ул хәзер, районда хәрби-патриотик тәрбия бик югары дәрәҗәдә куелган дип еш кабатлады, кунакка чакырды. Килүемә бер дә үкенмим - Сезнең хәрби комиссарыгыз, Мәңгелек ут һәйкәле, Мемориал, Батырлар сквер-булвары, музейларыгыз супер! Авыл саен диярлек постаментларга хәрби техника куелган. Мондый зәвыклы һәйкәлләр, фонтаннар безнең Аксубайда, Казанның аерым районнарында да юк. Булдыргансыз, молодцы! Үз күзем белән күргәч, башкаларны да Апасны күреп китәргә өндим болай булгач...

Генерал белән Апаска килгән аксубайлы Федор Семенов, Кайбыч якларыннан Александр Карпин һәм башкалар да генерал сүзен кабатладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100