news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Генерал-майор Александр Бородин: Ир хезмәткә китсә дә, гаилә дәүләт кайгыртуында

«Ир хезмәт итсә дә, гаилә өчен ташламалар булдырыла, гаилә дәүләт карамагында», – ди «Татарстан ветераннары берлеге» республика оешмасы комитеты рәисе, генерал-майор Александр Бородин. Ул «ВСЕ СВОИ» патриотик марафонында контракт буенча хәрби хезмәтнең горур эш булуы турында сөйләде.

Бородинның улы да махсус хәрби операциядә катнаша. «Ике улым да хәрби, олысы – полковник, икенчесе – капитан. Оныгым да башта Казан Суворов училищесын тәмамлап, аннары Рязань училищесын төгәлләде. Хәзер дәүләтне саклау бурычын үти. Батырлык ордены белән, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән», – диде Александр Бородин.

«Без ветераннар оешмалары белән, мөмкин кадәр күбрәк ир-ат контракт буенча барсын дип, киңәшмәләрдә фикер алыштык. Уңыш бар, күпләр аңлый һәм контракт белән хезмәт итә», – дип белдерде генерал-майор.

Ул малайларны патриот итеп тәрбияләү гаиләдән килүен әйтте. «Әтиләре хәрби булуын күргәч, олысы хәрби училищега керде, икенчесе дә шул юнәлеш буенча китте. Хәрби гаилә династиясен күреп, оныгым да Суворов училищесына керде. Улларым, оныгым белән горурланам», – диде.

Александр Бородин әйтүенчә, контракт белән хезмәт итү өчен республикада бар нәрсә дә бар. «Әйе, ир киткәч, гаиләгә авыр, ләкин балалар өчен мөмкинлекләр дә тудырыла. Мәктәп, ял лагере билгеле, балалар бакчасы бушлай. Хәрби училищега керү өчен өстенлекләр зур. Илдә гаиләләргә ташламалар булдырылсын өчен күп эш башкарыла», - дип искәртте «Татарстан ветераннары берлеге» республика оешмасы комитеты рәисе Александр Бородин.

Телемарафон барышында контракт белән хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырый.

Туры трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар контракт белән хәрби хезмәт турында сорауларын heroes-tatarstan.ru сайтында, 117 телефон номеры аша «кайнар линия»дә яки, QR-код аша кереп, контакт үзәге чатында бирә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100