news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Генерал Лапин: 430нчы мотоукчы полкының шәхси составы үзен данга күмде

Генерал Лапин: 430нчы мотоукчы полкының шәхси составы үзен данга күмде
Генерал-полковник Александр Лапин
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Күпчелек өлеше Татарстанда яшәүчеләр белән комплектланган 430нчы мотоукчы полкының шәхси составы сугыш кырында үзен данга күмде. Гвардия исеменең бер өлешен РФ Президенты Владимир Путин указы белән частькә гвардия исемен бирү горурлык хисләре уята. Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин «Нәтиҗәгә эшлибез!» форумында шулай дип белдерде.

«430нчы мотоукчы полкына «Гвардия» исеме Россия өчен сугышларда, махсус хәрби операциядә Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаганда күрсәткән батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен бирелде. Алар төрле юнәлешләрдә үзләрен данга күмде. Бу хәрбиләрнең һәм командирларның һәркайсы илебез тарихына үз исемен язды», - дигән ышаныч белдерде хәрби җитәкче.

Лапин фикеренчә, Татарстан хәрбиләренең батырлыгы турында истәлек буыннан-буынга тапшырылачак.

430нчы мотоукчы полкына гвардия исеме кораллы низаг шартларында Ватанны һәм Россиянең дәүләт мәнфәгатьләрен яклау буенча хәрби бурычларны үтәгәндә хәрбиләрнең батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен бирелде. Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәрби частьне яңа статус алуы белән котлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot