news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Генерал Гәрәевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан чыккан беренче медаль аның улына тапшырылды

Генерал Гәрәевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан чыккан беренче медаль аның улына тапшырылды
Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге

Армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан истәлек медальләре әзерләнде. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин беренче истәлек медален Гәрәевнең улына – генерал-майор Тимур Мәхмүт улына тапшырды.

«Мәхмүт Әхмәт улы вафатына берничә ай кала Офицерлар клубы белән соңгы очрашуында безгә «Тарихыбызны яңадан язарга юл куймагыз», дигән үтенечен җиткерде. Ул тарихи дөреслекне саклау өчен күп көч түкте. Әлеге уникаль хәрби җитәкче истәлегенә без медаль чыгардык», - дип искәртте Әхмәтшин.

Медальнең алгы ягында Гәрәевнең портреты сурәтләнгән, арткы ягында генерал белән бәйле өземтә китерелгән.

Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге

Мәхмүт Гәрәев 2023 елның 23 июлендә Чиләбедә туган, 1939 елда үз теләге белән Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә кушылган. 1941 елның ноябреннән – укчылар взводы командиры, 1942 елдан – фронтта. Тиздән аны батальон командиры вазифаларын башкаручы итеп билгелиләр. Ике тапкыр яралана. Армия штабы оператив офицеры вазифасында Ерак Көнчыгышта Бөек Ватан сугышының соңгы бәрелешләрендә катнаша. Барлыгы алты сугышны кичә. 2019 елның 25 декабрендә 97нче яшендә вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100